Ссылки Наша рассылка Наши кнопки Мы есть в: ВКонтакте Twitter LiveJournal Мой Мир
Внимание! Данная версия сайта не актуальна. Готовится новая версия сайта
Национальный исламский благотворительный фонд Ярдэм




Телефон для справок
8-9600-480-778

СМИ о нас


tatartime.com: Сукыр муллалы, сукыр сантехниклы “Сөләйман”

Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүче 23 яшьлек Фәнис Миңгәрәев имам вазыйфаларын башкара. Русиядә сукырларга ярдәм күрсәтү үзәге урнашкан “Сөләйман” мәчетендә сантехник та сукыр. Әлеге мәчет тирәсендә татар мәхәллә системасының беренче башлангычлары күренә башлады.

“Сөләйман” мәчетендә Рамазан ае дәвамында 250 кешелек ифтар ашлары оештырыла. Чыгымнарын байлар, җитәкчеләр күтәрә. Шундый ифтарларның берсен депутат Фәрит Мифтахов уздырды. Шулай ук 18 август көнне “Сөләйман”да Казан мэры Илсур Метшин, 29 августта Мәскәү районы башлыгы Дамир Фәттахов авыз ачтырырга җыена. Ифтар ашларына Левченко бистәсендәге тәртипсез балаларның махсус мәктәбеннән 18 кеше йөри. Мәхәллә халкы аларны дин нигезендә тәрбияли, туры юлга бастыра.

Левченконы уяткан Илдар Баязитов

“Сөләйман” мәчетендә имам-хатыйб булып Илдар хәзрәт Баязитов тора. Аз сөйләшә, әмма күп эшли торган хәзрәт Леченко бистәсе мәчетенә имам булып 2003 елда килә. Ул эшкә керешкәндә коры мәчет бинасыннан кала берни булмый. Иң мөһиме: хәзрәткә һәрчак ярдәмгә килерлек, терәк булырлык чын мәхәллә халкы оешмаган була. Җомга көнне мәчеткә килгән Илдар хәзрәт Баязитовны ишектәге йозак каршы ала. Бары җомга намазы вакыты җиткәч кенә мәчетне бер карт ача. Менә шушы бер карттан бар да башланып китә инде.

Тумышы белән Урта Азия якларыннан булган Илдар хәзрәт Баязитов беренче эш итеп мәхәллә халкын җыярга, халыкны дини яктан активлаштырырга керешә. Башта мәчеткә төрле күренекле шәхесләрне: Әлмирә Әдиятуллина, Рәшидә абыстай Исхакый, Фәния Хуҗиәхмәтне һәм башкаларны чакыра башлый. Бистәдәге һәр өйгә очрашу алдыннан игъланнар ябыштырып йөри, шуннан соң халыкка бераз җаян керә. Хәзер исә хәзрәтнең тырышлыгының нәтиҗәсе күренә – мәхәллә халкы бар, ифтар ашлары һәм башка чаралар оештырырга финанс яктан ярдәм күрсәтүчеләр шактый. Җәйләрен мәхәллә балалары өчен лагерьлар да оештырыла.

Биредә чын мәгънәсендә татар мәхәллә системасының яралгысы барлыкка килүе сизелә. Халык мәчет тирәсенә шактый тупланып яши. Левченколар Илдар хәзрәт Баязитовны дини лидер итеп кабул итә. Мәхәллә халкы аңа һәрвакыт киңәш сорап килә. Хәтта кайберәүләр дөрес гамәл кылмаган танышлары, күрешләре янына алып бара. Мисал өчен, берәр кеше кызын башка милләт кешесенә кияүгә бирә башласа, хәзрәтнең аның янына барып, үгетләвен, бу уеннан кире кайтаруын сораучылар бар.

Сөләйман, Нур, Икрам = Ярдәм

2007 елда “Сөләйман” мәчетендә “Ярдәм” вакыфы оеша. Әлеге фонд инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә, ялгыз картларга ярдәм күрсәтә. Бигрәк тә, сукырларга булышырга тырыша. Алар өчен тернәкләндероү курслары оештыра. Әдәбият һәм аудиоязмалар чыгара. “Ярдәм” фондының “Сөләйман”, “Нур”, “Икрам” үзәкләре бар.

Левченко мәчетендә Русиядәге бердәнбер “Сөләйман” сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәге эшләп килә. “Сөләйман” үзәгендә сукырларны Луи Брайль системасы нигезеңдә Коръән укырга, компьютерда эшләргә, шашки һәм шахмат уйнарга өйрәтәләр. Хәзер мәчеттә сукырлар өчен мәдрәсә дә эшләп килә. Биредә 20 шәкерт белем ала. Сукырларга компьютерда эшләргә өйрәтүче 23 яшьлек Фәнис Миңгәрәевнең дә күзләре күрми. Әмма Фәнис бу каршылыкларны җиңә алды. Хәзер үзе мәчеттә имам булып тора. Биредә сантехник эшен дә сукыр кеше башкара. Мәчеттә гаилә корып җибәрүче сукырлар да бар. Шулай да иң башта сукырларны тормышка көйләү бик авыр эш. Араларында үз-үзләрен үтеререргә теләүчеләр дә булгалый икән.

Мәчеттә сукырлар өчен махсус әдәбият басыла. Моны “Нур” нәшрият үзәгендә башкаралар. Сукырлар өчен китаплар Луи Брайль системасы нигезендә чыгарыла. Шулай ук аудиокитаплар да әзерлиләр. Гомумән, “Нур” сукырлар өчен әдәбият чыгарган бердәнбер нәшрият. Шунысы да мөһим: әлеге китаплар сукырларга бушлай таратыла.

“Ярдәм” фондының тагын бер тармагы – “Икрам” социаль ярдәм күрсәтү үзәге. Үзәк Татарстанда авыр хәлдә калучыларга, ярлылырга, ятимнәргә төрле ярдәм күрсәтә. “Сөләйман” мәчете матбугат чыгару өлкәсендә дә актив эш алып бара. Биредә русча info-islam.ru, татар телендә tatar-islam.ru нәшер ителә.

Сукырларга Илсур Метшин яңа мәчет сала

2008 елда “Сөләйман” мәчетендә Казан башлыгы Илсур Метшин килеп китә. Һәм Мәскәү районындагы Серов, Колахмәт урамнары янында сукырлар өчен яңа мәчет төзергә ике гектарга якын җир бирә. Биредә күзсезләрне тернәкләнедрү үзәге урнашчак. Яңа бинада 90 кешегә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Игътибар итсәк, “Сөләйман” мәчете 20 кешегә генә шартлар тудыра ала. Шулай ук 300 кеше сыешлы гыйбадәт бүлмәсе, ашханә, спорт залы һәм башка уңайлыклар булачак.

Хәзергә мәчеттә төзелеш эшләре алып барыла. Сукырлар яңа бинага күченүне зарыгып көтсә, Левченко бистәсе халкы Илдар хәзрәт Баязитовны үзләреннән җибәрәсе килми.

Тимер Сәгыйтов

Обзоры исламских СМИ



Сайт разработан при поддержке Фонда развития исламского Интернета

© 2008-2017. Владелец сайта — НИБФ "Ярдэм"
Создание сайта — студия Ариф